Айрат Хәйруллин “Татбурнефть” идарәче компаниясе эшчәнлеге белән танышты

2015 елның 11 августы, сишәмбе
Бүген ӘМР хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин нефть скважиналары бораулау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча Россия Федерациясендә иң эре предприятиеләрдән саналган “Татбурнефть” идарәче компаниясе эшчәнлеге белән танышты.
Компания 1949 елда оешкан, Татарстан нефте ятмаларын үзләштерүдә 60 еллык тәҖрибәсе бар. Әлеге вакыт эчендә 49 меңнән артык скважина бораулап куллануга тапшырылган. Бүгенге көндә предприятиедә 49 бораулау бригадасы эшли, алар заманча техника һәм Җайланмалар белән Җиһазланган.
Предприятие белән танышканнан соң Айрат Хәйрулин хезмәт коллективы белән очрашты. Шәһәр һәм районның үсеш планнары турында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International