ТР дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләрне юлларда яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга өнди

2015 елның 11 августы, сишәмбе
Татарстан Республикасы территориясендә ел башыннан бирле 834 җәяүлеләрне бәрдерү очрагы теркәлгән. Шушы һәлакәтләр нәтиҗәсендә, 82 кеше һәлак булган, 801е тән казасына дучар ителгән. Сәгать кичке 6дан иртәнге 7гә кадәр булган вакыт аралыгында юлларда 300 транспорт һәлакәте килеп чыккан: аларда 52 кеше зыян күргән, 275 кеше имгәнгән, җәрәхәтләнгән.

Республиканың дәүләт автоинспекциясе быел 1 июльдән РФ юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгәнлеген искәртеп, аның нигезендә җәяүлеләрдән торак пунктлардан читтә машиналар йөри торган юлның кырыеннан караңгы вакытта яки күрү мөмкинлеге начар булганда барган вакытта үзләре белән яктылык кайтаргыч элементлы кием, предметлар йөртүләре сорала. Чөнки, тикшеренүләр күрсәткәнчә, әлеге элементларны куллану җәяүлеләрне бәрдерү очрагын 65%ка киметә.

Киемдә йә булмаса шәхси кулланудагы предметларда яктылык кайтаргыч элементларны (беләзек, фликер һ.б.) кулланмау өчен җәяүлеләр РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.29 нчы маддәсенең 1 нче өлеше буенча административ җаваплылыкка тартыла.
Казан ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте мэрия сайты аша шул хакта искәртә.

"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International