Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин төрле служба җитәкчеләре һәм журналистлар белән берлектә күп катлы йортларның ишек алды торышы белән танышты. Маршрут “Халык контроле” нә килгән хәбәрләргә һәм шәхси мөрәҗәгатьләргә нигезләнеп төзелде.
Бүген Әлмәт шәһәр прокуратурысында пресс-конференция үтте. Утырыш барышында 2015 елга нәтиҗәләр ясадылар.
Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының зур залында авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре белән очрашу булып узды. Чарада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-технология сәясәте буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов та катнашты.
2015 елда федераль Хөкүмәт кабул иткән кризиска каршы чаралар, җитди федераль ярдәм эш коллективларын саклап калуда булышты. Бу хакта бүген коллегия утырышында хәбәр иттеләр.
2016 елда Россиянең пенсия системасында күп кенә үзгәрешләр көтелә. Әлеге яңалыклар турында массакүләм мәгълүмат чаралары белән булган очрашу вакытында Әлмәт районы һәм шәһәре буенча Пенсия идарәсе җитәкчесе Ф.А.Якупова сөйләде.
Бүген Әлмәт муниципаль район башлыгы Айрат Хайруллин шәхси сораулар буенча гражданнар кабул итте. Ул игътибар белән барлык проблемаларны да тыңлады.
ТР Президенты карары нигезендә Әлмәт муниципаль районында күп балалы гаиләләрнең торак шартларын тикшерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин максатыннан төрле служба вәкилләре кертелгән профилактик төркем төзелде.
7 А территориаль иҗтимагый советында 2015 ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Очрашуда ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов катнашты. “АПТС” карамагында булган ТОСта 25 күп катлы, 28 шәхси йорт исәпләнә, 6,5 меңнән артык кеше яши.
Гомуми шәһәр планеркасында Рус Акташы авылы җирлеге башлыгы Алексей Лазарев ел дәвамында торак пунктта башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады. Рус Акташы халык саны буенча районда иң зур авыл җирлекләренең берсе булып санала. Гомуми шәһәр планеркасында Рус Акташы авылы җирлеге башлыгы Алексей Лазарев ел дәвамында торак пунктта башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады. Рус Акташы халык саны буенча районда иң зур авыл җирлекләренең берсе булып санала.
Ел саен диярлек бердәм дәүләт имтиханын уздыруга ниндидер үзгәрешләр кертелә. 2015-2016 уку елында да йомгак сынавын үткәрүдә бер төркем яңалыклар булачак. Гадәттәгечә, аларның барысы да имтиханны тагын да гаделрәк, камилрәк итүне күздә тота.