Гомуми шәһәр планеркасында Рус Акташы авылы җирлеге башлыгы Алексей Лазарев ел дәвамында торак пунктта башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады. Рус Акташы халык саны буенча районда иң зур авыл җирлекләренең берсе булып санала. Бүгенге көндә биредә 4457 кеше исәпләнә, торак йортлар саны 1113. Авыл елдан –ел үсә һәм төзекләнә. Республика һәм район күләмендә уздырылган төрле бәйге җиңүчеләре булу шул хакта сөйли. Яңа ел бизәлеше буенча Рус Акташы 2015 ел нәтиҗәләре буенча беренче урынга чыккан. Докладта уңышлар гына түгел, авыл кешеләрен борчыган проблемалар да чагылыш тапты. Шәхси йорт яны хуҗалыкларын үстерү, милек салымын җыю, буш торган күпкатлы биналарның язмышын хәл итү шуларның кайберләре.