2016 елда иминият пенсияләре ничек индексацияләнә

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

2016 елда  Россиянең пенсия системасында күп кенә үзгәрешләр көтелә.  Әлеге  яңалыклар  турында массакүләм мәгълүмат чаралары  белән булган очрашу вакытында  Әлмәт районы һәм шәһәре буенча Пенсия идарәсе җитәкчесе  Ф.А.Якупова сөйләде.

 Еш кына өлкәннәр лаеклы ялга китү яшенә җитсә дә, хезмәт эшчәнлеген ташламый. Районыбызда да пенсиядәге абый-апаларның саллы өлеше эшләвен дәвам итә. Әмма киләсе елдан эшләүче пенсионерларның пенсиясе индексацияләнми башлаячак.

 Әлмәт районында хәзерге вакытта 53 меңнән артык пенсионер исәпләнә. Шуларның 14 меңе  пенсиядә була торып та, эшләвен дәвам итә. Киләсе елдан пенсия канунына нәкъ менә шушы категория пенсионерларга кагылышлы үзгәрешләр кертергә ниятлиләр. Моңа кадәр ел саен башкарылган пенсия индексациясе барлык лаеклы ялдагыларны колачласа, 2016 елдан эшләүче картларның пенсия акчаларын арттырудан баш тарту планлаштырыла. Әйтик, киләсе елның февралендә эшләмәүче пенсионерларның акчалары 4 процентка арттырылыр дип көтелә, ә эшләүчеләрнеке үзгәрешсез калачак.


- Эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләмәү турындагы закон проекты кабул ителсә дә, пенсионерга эшләвен дәвам иттерү барыбер отышлырак булачак. Февраль аенда аларның пенсиясе артмаса да, ел саен август аенда эш бирүче тарафыннан күчерелгән социаль кертемнәрне исәпкә алып, эшләүчеләрнең пенсиясе күләменә корректировка ясала бит. Бу корректировка – пенсиягә өстәмә булып тора һәм ул элеккечә саклана, - дип аңлатты  Фая Атласовна.


Моннан кала эшләүче пенсионер пенсиядән кала хезмәт хакы ала бит әле. Ә минималь хезмәт хакы да индексация күләменнән бермә-бер артык. Эшләмәүче пенсионер индексациядән соң 300-400 сумга күбрәк акча ала башласа, эшләүче пенсионерның ай саен алган кереме меңнәр белән исәпләнә.


Гамәлгә керәчәк үзгәрешләр буенча, 2016 елның февралендә 2015 елның 30 сентябренә кадәр үз эшчәнлеген туктаткан пенсионерларның пенсиясе генә индексацияләнәчәк. Эш урыныннан соңрак киткән пенсионерлар турында исә мәгълүматны предприятие-оешма җитәкчелеге ай саен биреп торырга тиеш. Пенсионер эшләми дигән хәбәр алынгач, Пенсия фонды аның пенсиясен шулай ук индексациялиячәк.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International