ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Башкарма комитетта  Айрат Хәйруллин район активы белән планерка уздырды.

Бүген, 30 гыйнварда әлмәтлеләр өчен «Нефтьче» Мәдәният сарае каршындагы  мәйданда «Сау бул, Кыш бабай!» мәдәни-күңел ачу чарасы үткәрелә.


30
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

Шәһәрдә балалар өчен хирурглар булмавы ата-аналарны күтән борчуга сала иде инде.

Татарстан Республикасында 2016 елда капиталь төзекләндерү программасы буенча гомуми мәйданы 4,7 млн кв. м булган күп фатирлы 830 торак йортны төзекләндерү планлаштырыла.

 29 январь көнне  Кичү  авылында   2015 елгы эш нәтиҗәләре, 2016 елгы эш планнарын ачыклауга багышланган  халык җыены узды.  Аның  эшендә  ТР Дәүләт  Советының  икътисад,  инвестицияләр һәм  эшмәкәрлек  комитеты   рәисе  урынбасары  Марат Галеив,   ӘМР башлыгы  урынбасары  Наҗия Хәйдәрова,  “ТМС–  групп”  идарәче компаниясе  директоры, әлеге авылның  депутаты  Ренат Нугайбеков, төрле  служба вәкилләре катнашты.

Бүген, 30 гыйнварда "Нефтьче" мәдәният сараенда ял көне мәйданчыгы  узачак. Анда "Хуш, саубул, Кыш Бабай" дип исемләнгән мәдәни-күңел ачу программасы тәкъдим ителәчәк. 


29
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Табигатьне саклау законнарын бозу турында мәгълүмат өчен түләү артты. Хокук бозуны фотога яисә видеога төшергән өчен хәзер 1,5 мең сум түләнә.

Әлмәттә  иҗтимагый  территориаль  советларның  отчет  җыелышлары  дәвам итә.  Баш предприятиесе  «Татнефть-ХимСервис» ҖЧҖ   булган 9 А ТОС  отчетында  Әлмәт муниципаль районы  башлыгы  Айрат  Хәйруллин   катнашты. Территориаль  Совет территориясендә  50  йорт исәпләнә, 2300 кеше яши.  Ел дәвамында башкарылган эшләр хакында  иҗтимагый совет мөдире  Гөлзәминә  Сәмигуллина  сөйләде.

Әлмәт шәһәрендә һәм районда  2015 елда башкарылган эшләргә анализ ясау, 2016 елгы эш планнарын раслау максатыннан территориаль совет отчетлары, халык җыеннары  дәвам итә. Кичә ӘМР  башлыгы  Айрат Хәйруллин  Кама – Исмәгыйль авылында узган халык  җыенында  катнашты.

Сәламәтлек һәр кешенең тормышында иң зур хәзинә, аны  максималь рәвештә сакларга кирәк, аеруча куркыныч хезмәт шартлары булганда.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International