ТР Президенты карары нигезендә Әлмәт муниципаль районында күп балалы гаиләләрнең торак шартларын тикшерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин максатыннан төрле служба вәкилләре кертелгән профилактик төркем төзелде. Аларның төп максаты матди хәле авыр булган гаиләләр арасында аңлату эшләре алып бару, проблеманы хәл итү юлларын табу. Бүгенге көндә Әлмәт районында газ куллудан чикләнгән -2, электор энергиясе кулланудан чикләнгән -7 гаилә исәпләнә. Район башлыгы Айрат Хәйруллин кыска вакыт эчендә авыр хәлдә яшәүче күп балалы гаиләләрне газ һәм электор энергиясенә тоташтыру бурычын куйды.