Айрат Хәйруллин күп катлы йортларның ишек алды торышын тикшерде

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 Бүген  район  башлыгы  Айрат  Хәйруллин   төрле  служба  җитәкчеләре  һәм журналистлар белән  берлектә  күп  катлы йортларның  ишек алды торышы белән танышты.  Маршрут  “Халык контроле” нә килгән  хәбәрләргә  һәм шәхси мөрәҗәгатьләргә  нигезләнеп  төзелде.

 Рейд  Тимирязев урамы  17 нче йорт ишек алдын караудан башланды.  Түбәләрдән асылынып торган боз сөнгеләре,  чистартылмаудан чокырланып беткән  юллар, вакытында түгелмәгән чүп-чар –күп ишек алларына хас  проблема.  Район башлыгы һәрбер факт буенча төгәл чаралар планы билгеләп,җитешсезлекләрне  тиз арада бетерү бурычын кйды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International