Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының зур залында авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре белән очрашу булып узды. Чарада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-технология сәясәте буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов та катнашты. Сүз энергетик кыйммәтләре зур булган культуралар игү, Петербург шәһәренең «Кировец» заводында чыгарыла торган К-744Р1 и К-744Р2 тракторларын хуҗалыклар өчен файдалы шартларда алу программалары турында барды.