Татарстанда быел 95 гомуми белем бирү һәм 52 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре капиталь төзекләндереләчәк

2016 елның 30 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасында 2016 елда капиталь төзекләндерү программасы буенча гомуми мәйданы 4,7 млн кв. м булган күп фатирлы 830 торак йортны төзекләндерү планлаштырыла.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Аның эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Аерым алганда, Ирек Фәйзуллин биргән белешмә буенча, быел республикада 1,9 млрд сумга 95 гомуми белем бирү учреждениесе һәм 589,6 млн сумга 52 мәктәпкәчә белем бирү оешмалары капиталь ремонтланачак. Төзекләндерелә торган мәктәпләр исемлегенә 80 муниципаль һәм 15 махсус (коррекцион) мәктәп кергән.

2016 елның 29 гыйнварына эшләр 119 объектта (72 гомуми белем бирү учреждениесе, 13 коррекцион мәктәп һәм 34 мәктәпкәчә белем бирү оешмалары)башланган санала. Моннан тыш, 2016 елда 9 балалар савыктыру лагерен (51,10 млн сум) капиталь ремонтлау, 2 балалар савыктыру лагере төзү (25 млн сум) һәм 1 балалар савыктыру лагерен реконструкцияләү (15,4 млн сум) күздә тотыла.

Агымдагы елда 27 яшүсмерләр клубын төзекләндерү планлаштырылган, инде эшләр 23 объектта башланган.

2016 ел программасында – сыер абзары һәм яшелчә-бәрәңге саклау урыннарын ремонтлау, силос-сенаж траншяларын төзү каралган. Шул рәвешле, 235 сыер абзары һәм 30 яшелчә-бәрәңге саклау урыннары ремонтланачак.

Моннан тыш, 132 силос-сенаж траншеялары төзелә (204,4 млн сумга, алардан Татарстан Республикасы бюджеты исәбенә – 61,3 млн сум; авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре исәбенә - 143,1 млн сум).

"Татар-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International