29 январь көнне Кичү авылында 2015 елгы эш нәтиҗәләре, 2016 елгы эш планнарын ачыклауга багышланган халык җыены узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Галеив, ӘМР башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, “ТМС– групп” идарәче компаниясе директоры, әлеге авылның депутаты Ренат Нугайбеков, төрле служба вәкилләре катнашты.
Кичү авылы җирлеге башлыгы Галина Туманова үзенең чыгышында авыл хуҗалыгы, социаль көнкүреш объектлары, депутатлар тарафыннан башкарылган эшчәнлеккә тукталды, кичекмәстән хәл ителергә тиешле проблемаларны ассызыклады.