Айрат Хәйруллин Кама- Исмәгыйль авылында узган халык җыенында катнашты

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

Әлмәт шәһәрендә һәм районда  2015 елда башкарылган эшләргә анализ ясау, 2016 елгы эш планнарын раслау максатыннан территориаль совет отчетлары, халык җыеннары  дәвам итә. Кичә ӘМР  башлыгы  Айрат Хәйруллин  Кама – Исмәгыйль авылында узган халык  җыенында  катнашты.

 Бүгенге көндә биредә 700 дән артык кеше яши,  шуларның 265 е- авыл хуҗалыгында эшли.  Торак пункт   социаль –көнкүреш объектары  белән тулысынча тәэмин ителгән.  Авыл халкын сәламләп, район башлыгы  агымдагы елда да барлык  федераль, республика программаларын дәвам итәчәкбез,  дип ышандырды,  авылда яшүчеләр өчен үзара салым  җыю референдумнарында катнашуның  әһәмиятен, яшьләр белән эшне көчәйтүнең кирәклеген   ассызыклады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International