ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

2016 ел медицина өлкәсендә Онкологик авырулар белән көрәш елы дип игълан ителгән иде. Мәгълүм булганча, яман шеш бүгенге көндә һәр 43нче татарстанлыда табыла. Табиблар агымдагы елда бу чирне кисәтү һәм вакытында ачыклауга зур көч куйды.

2015 нче елда Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы алдында торган барлык бурычлар тулысынча үтәлгән, моннан тыш, министрлык тарафыннан күп кенә инициативалар тәкъдим ителгән. Бүген министрлык коллегиясенең киңәйтелгән  утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков шундый бәя бирде.

Әлмәткә район башлыгы Айрат Хәйруллиның чакыруы буенча  ДРКБ хирурглары эшкә килде.

Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәүгә республика күләмендә игълан ителгән бәйгегә йомгак ясалды.

Татарстанның кайбер районнарында укытучылар өчен үткәрелгән диагностик тестлаштыру нәтиҗәләренең объективлыгы шик уята.

Хәзерге вакытта мәктәп директорлары һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларыннан хисап алуны гадиләштергән система булдыру һәм аны мөмкин кадәр автоматлаштыру зарур.


1
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

2015 нче елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте ярдәме белән, министрлыклар һәм ведомстволарның тыгыз хезмәттәшлегендә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы алдында торган бурычларның күпчелеге, тулаем алганда, үтәлгән. Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында шулай дип белдерде.

Агымдагы 2016 нчы елның Су саклау зоналары елы булуын күздә тотып, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы сулыкларның яр буйларын ныгыту белән шөгыльләнергә ниятли. Бу тәкъдимне бүген министрлыкның 2015 нче елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, 2016 нчы елга яңа бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында төп доклад белән чыгыш ясаган министр Алмас Нәзиров җиткерде.

Утырышта туберкулез авыруы белән хәлнең торышы кискен булуы турында сүз барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International