Айрат Хәйруллин : «Акланырга түгел, ә проблеманы хәл итү юлларын табарга кирәк»

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

Әлмәттә  иҗтимагый  территориаль  советларның  отчет  җыелышлары  дәвам итә.  Баш предприятиесе  «Татнефть-ХимСервис» ҖЧҖ   булган 9 А ТОС  отчетында  Әлмәт муниципаль районы  башлыгы  Айрат  Хәйруллин   катнашты. Территориаль  Совет территориясендә  50  йорт исәпләнә, 2300 кеше яши.  Ел дәвамында башкарылган эшләр хакында  иҗтимагый совет мөдире  Гөлзәминә  Сәмигуллина  сөйләде. Узган ел   Бөек  Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан  ветераннар, тыл хезмәтчәннәре  аерым  игътибарда булган.  “Татнефть” җәмгыяте  ярдәме  белән ишек алды территорияләрендә  2,5 млн. сумлык эш башкарылган, яңа  балалар мәйданчыклары  куелган. Җыелыш барышында  торак – коммуналь хуҗалык   предприятисе җитәкчесе,  участок   уполномоченныйларының чыгышлары тыңланды.

 Отчет  җыелышы ахырында  микрорайонда  яшәүчеләр   район башлыгына үзләрен  борчыган сорауларны бирделәр. “Әгәр дә  кешеләр үзләрнең   борчу – мәшәкатьләре  белән район башлыгына  кадәр  килеп  җитәләр  икән, димәк сезнең эшегез канәгатьләнерлек түгел.  Акланырга түгел,  проблеманы хәл итү юлларын   табарга кирәк”  - диде  Айрат Хәйруллин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International