Бүген Әдәби ишегалды мәйданчыгында Габдулла Тукай һәйкәле янында Габдулла Тукайның 130-еллыгына багышланган әдәби-иҗади чара узды. Студентлар, укучылар бөек шагыйрьнең әсәрләрен татар һәм рус телләрендә укыдылар, әдипнең тормыш һәм иҗаты турында сөләделәр фикер алыштылар.
Чараны “ТИСБИ”ның 4нче курс студенты, “Кадрлар резервы” проектында катнашучы Дарья Клетухина оештырды.
Чарада тамашачыларны бавырсак белән сыйладылар, Тукай шигырьләре, аның иҗаты турындагы фикерләр бастырылган буклетлар өләштеләр.
Чараның аерым этабында “Тукай һәм балалар” дип аталган рәсемнәр бәйгесе оештырылган иде, әлеге рәсемнәр 1нче номерлы троллейбус салонында карап була
Резеда Исмәгыйлева, "Альметьевский вестник" газетасы