Бүген “Алнас” ресур үзәге, “Татарстанның киләчәк колледжы” җирлегендә WorldSkills Junior “Яшь профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының “Мехатроника” компетенциясендә төбәк этабы үтте. Чемпионатта Әлмәтнең 10нчы, 20нче санлы мәктәп командалары һәм Яшел үзәннең 1нче санлы лицее командасы катнашты.
Бу этапта җиңүчеләр 7-8 апрельда “Казан ярминкәсе” территориясендә узачак төбәк чемпионатында катнашу хокукы алалар.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте