Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Бүген без үз тырышлыгын җәмгыятьне рухи баетуга, Әлмәт муниципаль районының мәдәни байлыгын танытуга юнәлткән һәркемне – балалар сәнгать мәктәпләре, шәһәр китапханәләре, мәдәни күңел ачу үзәкләре, музей хезмәткәрләрен тәбриклибез. Районыбызда талантлы , үз эшен яраткан шундый 1046 оста эшли.
Әлмәт муниципаль районы республиканың көньяк-көнчыгышында мәдәни үзәк исемен хаклы рәвештә йөртә. Бездә 133 мәдәният һәм сәнгать учреждениесе эшли, узган елны гына да 8 меңнән артык массакүләм мәдәни чаралар уздырылган. Районыбызның иҗат коллективлары 181 республика, Россия һәм халыкара фестиваль һәм конкурсларында катнашкан. Творческие коллективы и отдельные участники нашего района побывали в 181 фестивалях и конкурсах республиканского, российского и международного уровней.
Быел Әлмәт “Россия кечкенә шәһәрләренең мәдәни үзәге” Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды.
Һөнәри осталыгыгыз, матурлыкка мәхәббәтегез һәм аны районыбыз кешеләренә дә сеңдерә алуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Чын күңелдән сезгә иҗади уңышлар, бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе телим. Сез ирешкән казанышлар игътибарсыз калмасын әм көн дә бүгенгедәү алкышлар яңгырап торсын! Ныклы сәламәтлек, бәхет, үзегезгә һәм якыннарыгызга иминлек телим!
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин