“Кибетләрдән сөт-май сатып алганда игътибарлы булыгыз”, дип кисәтте әлмәтлеләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов. Калабызда ялган сөт продуктлары әйләнешенә контрольлек итү буенча эшче комиссия дә төзелгән.
Кисәтү урынсыз түгел. Соңгы вакытта сатуда сыйфатсыз май, эремчек, сыр ачыклануы, аларга төрле майлар кушып ясалуы турыда мәгълүматлар күп бирелә. Узган ел республика буенча сәүдә оешмаларында, мәгариф, дәвалау учреждениеләрендә таратылган сөт әйберләреннән 301 анализ алынган. Һәр өченче проба аның үсемлек мае кулланылып җитештерелүен ачыклаган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый азык-төлек җитештерүчеләр адресына тәнкыйть сүзләрен белдерде. Ул ялган сөт әйберләренең кешеләр сәламәтлегенә куркыныч янавын да искәртеп, халыкны алдаучыларны каты җаваплылыкка тартырга кирәклеккә күрсәтте.
– Әлеге тема ил буенча да, республикада да бик актуаль. Рөстәм Миңнеханов уздырган куркынычсызлык советында да бу сорау тикшерелде. Безнең район башлыгы Айрат Хәйруллин ялган сөт продукцияләре әйләнеше уңаеннан шулай ук бик борчыла. Ул составында пальма мае һәм сәламәтлеккә зыян сала торган башка катнашмалар булган сөт, майларны ачыклау, контрольдә тоту буенча эшче төркем төзергә йөкләде, – диде Андрей Подовалов.
Район башкарма комитетының сәүдә бүлеге, Роспотребнадзор, дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль, икътисади җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлекләре белгечләреннән торган эшче төркем контроль чаралар уздыруны башлап җибәрде.
Андрей Подовалов әлмәтлеләрне иң беренче чиратта бәягә игътибар итәргә чакырды. Мисал өчен, ак майның бер кабы 20 сум тора икән, чынлап та, монда нинди чын сөт продуктлары булсын инде. Бездә бу, әлбәттә, шик уятырга тиеш. Әгәр кем дә булса мондый ялган май, сөт яисә башка продукциягә юлыга икән, алар бер дә икеләнмичә сәүдә бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.
Пальма маена килгәндә, җитештерүчеләр аны бик теләп куллана икән. Ул әйбернең саклау вакытын озайта, аның тышкы кыяфәтен яхшырта һәм үзкыйммәтен киметә. Менә шуңа күрә җитештерүчеләр табыш артыннан куып, кеше сәламәтлеге хакында онытып җибәрәләр дә. Пальма маеның химик составы ак майныкына бик ошаган. Әмма анда майга мул булган кислоталар да күп. Организмга нәкъ мнеә шушы кислоталар зыян китерә. 2005 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы азык-төлеккә пальма мае кушуны киметү турындагы рәсми документ чыгарган.
"Әлмәт таңнары" - Татмедиа