Әлмәттә яраткан хоккей командабыз «Нефтяник»ка көч бирү максатыннан төрле позитив чаралар дәвам итә. Хәзерге вакытта Канадада хоккей буенча дөнья чемпионатында чыгыш ясаучы якташыбыз алкалы хоккей буенча РФ җыелма командасы әгъзасы, халыкара класслы спорт остасы Ольга Сосинадан килгән телеграмма көтелмәгән яхшы яңалык булды. Ул «Нефтяник»ның уңышлы уеннары һәм ярым финалга чыгуына шатлыгын белдереп, аңа җиңү яуларга теләде һәм уеннарны күзәтеп барачагын әйтте.