24 март көнне Казанда “Татарстан музейлары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре” темасына Республикакүләм фәнни-гамәли семинар узды. Семинар эшендә дәүләт, муниципаль, идарә тармагына караган музей җитәкчеләре, Татарстан музейлары ассоциациясе әгъзалары, корреспондентлык пуктлары җитәкчеләре катнашты. Программада Татарстан музейлары, Татарстан музейлары ассоциациясе эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу булды һәм “Музей язы- 2016” акциясен үткәрү юнәлешләре билгеләнде.