Айрат Хәйруллин гражданнарны кабул итте

2016 елның 29 марты, сишәмбе

Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгыАйрат Хәйруллин гражданнарны шәхсән кабул итте. Очрашуга күбесенчә ярдәм сорап килгәннәр. Яңа Никольск авылында яшәүчеләр җир бүлеп бирүне сорасалар, яшь рәссам Роман Фадиев шәһәр объектларын бизәүдә граффити куллану тәкъдиме белән чыкты, үз эскизларын күрсәтте. Марсель Булатов шәһәрдә төрле жанр артистларын чакырып мәдәни чара үткәрү мөмкинлеге турында сөйләде. Әлеге башлап йөрүчеләрнең тәкъдимнәре яклау тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International