Бүген Әлмәтнең үзәк урамына яңа троллейбус чыкты. Ул дәүләт программасы кысаларында шәһәребезгә 14нче мартта ук кайтартылган иде. Якын арада шәһәрнең троллейбус идарәсе автопаркына тагын 3 яңа машина кайтачак.
Яңа троллейбуста беренче булып Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләр йөреп карады, аларга шулай ук троллейбус идарәсе буйлап экскурсия оештырылды.