Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин Р.Фәхреддин исемендәге 1нче санлы Гимназиядә үз мисалында лидерлык дәресе үткәрде. Гимназистлар шәрәфле кунак килүенә ныклап әзерләнгән. 1нче сыйныф укучылары яран гөл үрчетү турында сөйләсәләр, зуррак балалар “Шүрәле” спектакленнан өзек уйнадылар һәм 1-5 класс укучыларының агач үсентеләре үстерүләре турында сөйләп, район башлыгыннан аларны утырту өчен җир бүлеп бирүне үтенделәр. Гимназия директоры Фирүзә Вәлиуллина лидерлык ачык дәресе үткәрде. Монда балалар 4 төркемгә бүленеп, “Мәгариф”, “Инновацияләр” “Уңайлыклар булдыру”, “Яшьләре хәрәкәте” проектларын якладылар.
Дәрестә Айрат Хәйруллин да чыгыш ясада. Ул лидер булу өчен нәрсәләр кирәклеге турында сөйләде. “Лидер булып тумыйлар, лидерга әвереләләр,” – диде ул. Очрашу ахырында исә Гиназиянең 21 гасыр мәктәбе таләпләренә җавап бирүен ассызыклады.