Әлмәттә Җиңү бәйрәме узды

2016 елның 10 мае, сишәмбе

Әлмәттә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 71 ел тулу уңаеннан оштырылган бәйрәм чараларында 100 меңнән артык халык катнашты. Бәйрәм чаралары, традицион рәвештә, Мәңгелек ут нына чәчәкләр салудан башланды. Сугышта һәлак булганнарга рәхмәт һәм дан хисләрен белдергән әлеге чарадан соң, халык Нефтьчеләр мәйданынаа –Җиңү парадын карарга агылды. Парадны Мәскәүдән турыдан-туры трансляция ачып җибәрде - әлмәтлеләр илебезнең Кызыл мәйдандагы төп парадын карап торды. Район башлыгы Айрат Хәйруллинның котлау чыгышыннан соң Әлмәт прадына да вакыт җитте. Мәктәп укучылары, студентлар, запастагы хәрбиләр, полия хезмәткәрләре марш белән үткәннән соң, мәйдананна хәрби техника узды, парашютчылар сикерде, хор җырлап торды, театральләштерелгән тамашалр күрсәтелде.

Әлмәтнең үзәк урамынна исә 5 мең кешелек “Үлемсез полк” узды. Кич белән әлмәтлеләрне “Вегас” кавер төркеме куандырды. Җиңү көне бәйрәм салюты белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International