Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вакытлы күчмә сәүдә объектларын урнаштыру хокукын сату буенча 2016 елның 10нчы июненә билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.
12 майда Әлмәт Яшьләр үзәгендә ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсе оештырган “Урта медицина белемле иң яхшы медицина хезмәткәре - 2016” шәһәр бәйгесе узды.
12 майда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Александр Сидякин, Ринат Хәйров, ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов, ТР Дәүләт комитеты рәисенең тарифлар буенча урынбасары Лилия Борисова Әлмәткә килделәр. Эшлекле визит кысаларында алар торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча Координацион совет утырышында катнашты. Утырышка идарәче компания җитәкчеләре, йорт буеча өлкәннәр дә чакырулы иде.
Сбербанк һәм Google эш башлаган эшмәкәрләр һәм бизнес хуҗалары өчен махсус проект http://business-class.pro тәкъдим итә.
Яман шеш авыруларына каршы көрәш елы кысаларында республикада беренче мәртәбә “Авыз куышлыгы яман шешен ачыклау” уникаль проекты башлана. Әлмәт теш дәвалау клиникасы һәм Әлмәт окология диспансеры табиб-белгечләре бушлай консультатив кабул итү һәм авыз куышлыгы яман шешен ачыклау үткәрә.
17-21 май көннәрендә «Нефтьче» мәдәният йортында 17-18 яшьлек яшүсмерләр арасында бокс буенча Россия Идел буе федераль округы беренчелеге узачак. Беренчелекне Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге һәм “Татнефть” җәмгыяте ярдәмендә Татарстан көньяк-көнчыгышы бокс федерациясе оештыра.
Әлмәтлеләр “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясеннән җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидатка кандидат итеп тәкъдим ителүчеләр белән очрашты.
Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Александр Сидякин, Ринат Хәйров, ТР Дәүләтторак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов, ТР Дәүләт комитеты рәисенең тарифлар буенча урынбасары Лилия Борисова Әлмәткә килделәр.
Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Өмет җилкәне» иҗат фестивале үткәрү «СМП–Нефтегаз» җәмгыяте каршында эшләп килүче «ЯЗ» Татарстан төбәк иҗтимагый иганәчелек оешмасының мактаулы гадәтенә кереп бара.
Бүген РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм Әлмәт районы җитәкчелеге Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары һәм укытучылары белән очрашты.