15 май – Халыкара СПИДтан үлүчеләрен искә алу көне

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

Бу көн беренче мәртәбә АКШ Сан-Францискосында 1983 елда билгеләп үтелә. Әлмәттә, башка еллардагы кебек, быел да 10 майдан башлап әлеге истәлекле көнгә багышланган чаралар үтә.

10 майда Әлмәт СПИД-үзәген белгечләре журналистлар белән пресс-конференция үткәрде. 2016 елның 1нче маена Әлмәт муниципаль районында ВИЧ-инфекциянең 2128 очрагы ачыкланган, ВИЧ-инфекцияле аналардан 343 бала туган, 580 кеше вафат булган. Татарстанда көн саен 4 кеше ВИЧ-инфекция йоктыра. Әлмәттә һәр атна саен 2 кеше ВИЧ-инфекция йоктыра, ВИЧ-инфекцияле 1 кеше үлә. Әлеге чирне дәвалау чарасы әлегә юк, ләкин вакытында ачыклаган очракта аны хроник авыру хәленә күчерергә, кеше гомерен озайтырга мөмкин.

13нче майда сәгать 14.00 Әлмәт дәүләт нефть институтының Ленин урамында урнашкан бинасы каршында Әлмәт СПИД-үзәге ВИЧ-инфекцияне булдырмау акциясе оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International