ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсе брлык медицина хезмәткәрләре белән берлектә Җиңү Көнен бәйрәм итәргә чыкты. Ак халатлы фәрештәләргә сугыш чоры баласы, ТР аказанган табибы, Сәламәтлек саклау отличнигы хәзер исә лаеклы ялда булган Лилия Ивановна Чувашева да кушылды. Билгесез солдат һәйкәленә язның иң матур чәчәкләре салды алар.
Җиңү Көне – барыбыз өчен бер һәм һәркем өчен үзгә ул. 8 яшьлек бала вакытында ук туган шәһәре Архангельскның бомбага тотылуын үз күзләре белән күргән Лилия Ивановнага ул аеруча кадерле. Сугыш аны сындырмаган, ул аңа һөнәрен сайлауга этәргеч булган. Бүген Әлмәт муниципаль районы шәрәфле гражданины Лилия ханым өчен Җиңү бәйрәме – тормыш бәйрәме ул.