Бүген Әлмәт дәүләт татар драма тетры залында Татарстан Республикасында ТОСлар эшчәнлегенең көн кадагындагы мәсьәләләрен тикшерүгә багышланган конференция узды.
«Шелест Венчурз» фонды ачылуга 3 көн дә үтмәде, ә ул инде мәктәп стартабы белән икенче килешү төзеде.
Бүген Әлмәттә Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетының күчмә утырышы бара. Депутатлар гражданнарны үзоештыру һәм территориаль иҗтимагый үзидарә органнарының үсеше мәсьәләрен тикшерә.
Сәламәт умыртка баганасы – кеше организмының нигезе, шуңа да гәүдәне дөрес тоту мөһим.
Балаларның гәүдәне дөрес тотмавы умырка баганасының кыегаюына, димәк сәламәтлекнең какшавына китерә. Моны булдырмау максатыннан, Әлмәт сәламәтлек саклау идарәсе “Әлмәт – сәламәтлек территориясе” программасы нигезендә районкүләм чаралар үткәрә.
18нче майда сәүдә-икътисад техникумының тамаша залында «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Әлмәт бүлекчәсе хисап тоту-сайлау конференциясе узды.
18нче майда Россия халыклары дуслыгына багышланган “Җир шары хартиясе” проекты кысаларында “Әлмәт сәүдә техникумы бинасында "Без төрле, ләкин без бергә” республикакүләм хорлар бәйгесенең зональ тыңлаулары узды.
Әлмәтнең “Шәмсенур” паркы “Шәһәрләр билгеләре” Россия проектында “Иҗтимагый пространство” номинациясендә җиңеп чыкты!Хәтерләсәгез, әлеге парк узган елда төзелгән яңа дүрт паркның берсе.
Бүген шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Гыйлемханов предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Халыкара хезмәт оешмасы, бар дөньядагы эш урыннарында авырып китүләрне һәм бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан, ел саен 28нче апрельда Бөтендөнья хезмәтне саклау көне үткәрә. Быел бу көн “Эш урынында стресс: коллектив каршы тору”шигаре астында үтә. Әлмәттә 20 апрельдан 30 майга кадәр бу уңайдан һәр оешмада төрле чаралар оештырыла.
6-10 июньдә Әлмәттә «Бяки Буки» урам әдәби фестивале узачак. Танылган язучылар һәм шагыйрьләр катнашында балалр өчен әлеге фестивальне ТР мәгариф идарәсе ярдәмендә “Бәхетле хикәятләр” иганәчелек фонды оештыра.