«Шелест Венчурз» фонды ачылуга 3 көн дә үтмәде, ә ул инде мәктәп стартабы белән икенче килешү төзеде. 19 нчы майда Әлмәтнең балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә LaxMedмәктәп медицина стартабы әйдаманы 10нчы класс укучысы Ярослава Шароновага 50 меңлек чек тапшырдылар. LaxMed медицина хезмәтләренең онлайн-сервисы ул. Стартапны 16нчы мәктәпнең алты укучы кыз баласыннан торган команда эшләгән.