Сәламәт умыртка баганасы – кеше организмының нигезе, шуңа да гәүдәне дөрес тоту мөһим.
Балаларның гәүдәне дөрес тотмавы умырка баганасының кыегаюына, димәк сәламәтлекнең какшавына китерә. Моны булдырмау максатыннан, Әлмәт сәламәтлек саклау идарәсе “Әлмәт – сәламәтлек территориясе” программасы нигезендә районкүләм чаралар үткәрә. Шул исәптән район медицина профилактика үзәге медик тернәкләндерү бүлеге сәламәтләндерү физкультурасы табибы Татьяна Вахламова 3нче мәктәп укучылары һәм мәктәп фельдшеры Любовь Степаненко белән очрашты. Табиблар 240 укучыны тикшереп, аларның бары тик 31 генә сәламәт булуын, 118 балада гәүдә тотышы бозылу, 91 балада сколиоз булуы ачыклады.