Әлмәт районында терлек азыгы әзерләү техникасы һәм терлек азыгы саклаугычларын кабул итү смотр-бәйгесе узды

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Әлмәт районында 2016 елгы сезонга терлек азыгы әзерләү техникасы һәм терлек азыгы саклаугычларын кабул итү смотр-бәйгесе узды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрының инженер-техник сәясәте буенча урынбасары

Тәлгать Таһирҗанов, Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Наил Усманов, агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Ренат Гатиятов һәм җир эшкәртү өлкәсе үсеше бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ирек Садыков хуҗалык җирләрен карап чыкты.  

Комисся нәтиҗәләре буенча бәйгедә 1нче урын «Кичучат» хуҗалыгына, 2нче урын Н.Е. Токарликов исемендәге хуҗалыкка, 3нче урын «Чагылтау».Хуҗалыгына бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International