Бүген Әлмәттә ӘМР Советының 9нчы чираттан тыш сессиясе һәм Әлмәт шәһәр Советының 9нчы чираттан тыш утырышы булды.
Сессия эшендә Республика Дәүләт Советы, район Советы, Шәһәр Советы депутатлары, район һәм шәһәрнең шәрәфле гражданнары, шәһәр прокуроры, хокук саклау органнары, Совет һәм Башкарма комитетның җитәкче хезмәткәрләре, шәһәр һәа район активы, Массакүләм матбугат чаралары катнашты.
Киңәшмә көн тәртибенә чыгарылган сораулардан Совет составы үзгәреше, шәһәрнең генраль планына үзгәрешләр, шәһәр һәм район бюджетларына төгәллекләр кертү кебек мәсьәләләр каралды.