Бүген велопарад булды

2016 елның 29 мае, якшәмбе

Бүген шәһәребездә төрле яшьтәге әлмәтлеләрне һәм шәһәребез кунакларын үзенә җыйган “Әлмәт велосипед сайлый!” велопарады узды.

Велопарад башланыр алдыннан хатын-кызлар өчен “Велоледи”, яшьләр өчен “Велоподиум”, барлык катнашучылар өчен “Велокарнавал” бәйгеләре узды. 

Ике мәртәбә Россия чемпионы булган, 4 мәртәбә велотриал Россия кубыгын алган Сергей Бандеров һәм Ике мәртәбәРоссия чемпионы булган Рамил Шәрипов чыгышлары тамашачыларны экстрим дөньясына алып кереп китте.
Велопарадта РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты, бокс буенча дөнья чемпионы Николай Валуев, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Дания кунагы, шәһәр хәрәкәтчәнлеге мәсьәләләре эксперты, Copenhagenize Design Company генераль директоры Майкл Колвилл-Андерсен да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International