Әлмәттә 20 троутар төзекләндереләчәк

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

Бүген узган шәһәркүләм планеркада Әлмәт муниципаль районы башлыгы айрат Хәйруллин ишегалларын һәм тротуарларны төзекләндерү кирәклегенә басым ясады.

Бүгеннән башлап 3500 квадрат метр тротуар салына башланачак. Бу Ленин урамы 141,143,145 йортарыннан башлап “Гадел хөкем йорты”на кадәр, Ленин урамы Базар-2 тукталышыннан алып җәяүлеләрнең юл чыгу урынына кадәр, Геофизическая урамы тукталышыннан башлап “Эссен” сәүдә үзәге тукталышына кадәр ике яклап, Геофизическая урамынанан “Мәктәп” тукталышына кадәр, Тельман урамы 63нче йорттан башлап салынган тротуарга кадәр, Объездная урамында Петуховка тирәсендә, Р.Фәхретдин урамында сөт комбинатыннан башлап һәм итернациональная урамнарындагы тротуарлар.
Моннан тыш ,шәһәрдәге 5500 квадрат километр троутар төзекләндереләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International