Илебез тормышында зур әһәмияткә ия булган җиденче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау өчен сайлау участоклары ачылды. Бүген Әлмәт шәһәрендә 62, районда 54 сайлау участогы эшләячәк. Сайлауларда 148 мең әлмәтле, шул исәптән шәһәрдә 111 мең, авыл җирлекләренә 37617 кеше тавыш бирү хокукына ия.
Тәрҗемә: “Альметьевский вестник”