Татарстан Республикасында 2016 елның 16 сентябренә 1 млн. 626,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата 100,3 % тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры искәрткәнчә социаль ипотека программасы буенча республикада гомуми мәйданы 181,9 мең кв. метр булган 3 мең 154 фатирлы 79 йорт файдалануга тапшырылган. Программаның 114 төзелүче объектыннан 85 объект әзерлеге югары дәрәҗәдә; уртача дәрәҗәдә – 23 объект; 6 объектта эшләр бик күп әле.
2016 елга аренда торагы программасы буенча 14,4 мең кв. метр мәйданы булган 22 торак йорт гамәлгә кертелгән.
2016 елда Татарстан Республикасында 81 яшь гаилә торак белән тәэмин ителәчәк.
Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 41 йортның 29ы әзер
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры шулай ук участок ветеринария пунктларын төзү, сәламәтлек саклау учреждениеләренә ремонт, модульле фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАП) төзү һәм төзелеш өлкәсендәге башка программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Аерым алганда, «Универсаль спорт мәйданчыклары төзү» программасы 2016елның 16 сентябренә күрсәткечләр буенча тәмаланган инде.