Район башлыгы Бөек Ватан сугышы ветеранын 100 яшьлек юбилее белән котлады

2016 елның 18 сентябре, якшәмбе

 Колшәрип авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нәгыймулла Гәрәев 18 сентябрь көнне үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин килде. “Сугышчан һәм хезмәт батырлыгыгыз өчен рәхмәт Сезгә. Сез безгә, яшь буынга һәр яклап үрнәк булып торасыз. Сәламәтлек, гаиләгезгә иминлек телим, “– диде район башлыгы үзенең тәбрикләвендә һәм бүләккә алып килгән яңа газ плитәсенең документларын тапшырды.

Тәрҗемә: “Альметьевский вестник”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International