Район башлыгы Айрат Хәйруллин Әлмәтнең һәм Татарстанның киләчәге өчен тавыш бирде

2016 елның 18 сентябре, якшәмбе

 Район башлыгы Айрат Хәйруллин иртәнге 9 да 5 нче гимназиядә урнашкан 781 нче сайлау участогына килде. “Мин ышанам – бүген безнең район һәм шәһәр халкы сайлаган һәм сайлаячак мөмкинлек якты киләчәккә илтәчәк. Гомумән, сайлауларда катнашу – ул һәр кешенең граҗданлык бурычы дип саныйм. Чөнки бары тик шул юл аша без илебезнең киләчәген билгелибез, – диде ул. Журналистлар белән аралашу вакытында район башлыгы аерауча кызыксыну белән гимназия телевидениесендә эшләгән иҗат вәкилләре сорауларына да җавап бирде. Яшь журналистлар район башлыгына бүген шәһәребездә булдырылган яңа мөмкинлекләр өчен рәхмәт әйттеләр, бигрәк тә яшьләрне төзелеп килүче велосидеп юллары, «Дай пять!» – «Бир бишне!» программасы, яңа парклар һәм шәһәр пляжы сөендергән булып чыкты. 
– Проектлар күп, ләкин безнең максат иң беренче чиратта халыкның яшәү шартларын яхшырту, тормыш дәрәҗәсен үстерү һәм белем сыйфатын арттыру. Моның өчен сез хәзер үк үз юлыгызны сайларга тиешсез һәм ул юл туган шәһәрегездә, төбәгегездә файдалы шәхес булып, биредә төпләнеп калуга юнәлтелгән булса тагын да яхшырак булачак, – диде Айрат Хәйруллин.

Тәрҗемә: “Альметьевский вестник”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International