Тавыш биргән әлмәтлеләргә браслетлар бирелә

2016 елның 18 сентябре, якшәмбе

Бүген, 18 сентябрьда Россиядә җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау бара.  Шәһәр һәм район халкы республика  халкы белән бердәм булып илебезнең алдагы 5 елга үсеш юлын сайлый.  Сайлауларның нәтиҗәсе безнең катнашудан торуын һәрберебез аңларга тиеш.  Килеп тавыш бирү – һәрберебезнең гражданлык бурычы.

18нче сентябрьда тавыш биргән һәркемгә махсус браслетлар бирелә. Бу браслетка ия булучылар бүген шәһәр транспортында бушлай йөри ала.

Үзәк шәһәр паркында браслет иясе беренче билетны сатып алса, икенчесе аңа буәлай бирелә.

Нефтьчеләр мәйданында бәйрәм гөрли: авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе бара, концерт яңгырый, балаларга интерактив мәйданчыклар эшләп тора..

Сәгать 10нан “Яшел фитнес” һәм балалар өчен “Әлмәт юл күрсәтә” программалары башлана.

10нан 17гә кадәр мәйданда турыдан-туры эфирда «Желанное» радиосы студиясе эшләп торачак. Кечкенә сәхнәдә 14.30-16.30га кадәр төрле бию юнәлешләренә өйрәтү осталык дәресләре узачак. 16.30 «Танцы на ТНТ»  проектында катнашкан Татьяна Рыжова осталык дәресе бирәчәк.  

Кичке алтыда Айдар Галимов һәм Дима Билан концертлары башланачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International