Бүген Әлмәттә "Бердәм Россия" партиясе депутатларының җыелышы булып узды. Анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хайров, Дәүләт Советы депутаты Николай Кольгин,Рөстәм Хәлимовлар катнашты. Җыелыш барышында үзара хезмәттәшлек турында сөйләшенде, чара килешүгә кул кую белән тәмамланды.
3 июнь көнендә Казан федераль университетында "КФУ: Киләчәк тарихы" бушлай экскурсияләре уздырылачак. Бу юлы кунакларга бөек математик, Евклид геометриясен төзүче, Казан университетының танылган ректоры Николай Лобачевский тормышы турында сөйләячәкләр.
"Наркотикларсыз тормыш" республика айлыгы кысаларында "Мөстәкыйль балалар" наркотикларга каршы проекты катнашучылары, беренче гомумбелем мәктәбе укучылары тарафыннан "Тәмәкесез көн" акциясе уздырылды.
29 майдан алып 9 июньгә кадәр Мәскәүдә "Мәскәү дусларны очрата" XIV халыкара фестивале - иң масштаблы халыкара Владимир Спиваков хәйрия фонды проекты уза.
Әлмәт район хастаханәсе җитәкчелеге, профсоюз һәм яшьләр комитетлары балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе белән бергә Балаларны саклау көне алдыннан медицина учреждениесе хезмәткәрләренең балалары өчен бәйрәм оештырдылар. Балаларның саф һавада уйнарга һәм төрле конкурсларда катнашырга, якынрак танышырга мөмкинлекләре туды.
Хезмәт килешүе төзимичә һәм хезмәт хакын рәсми рәвештә түләмәүче эш белән тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүматне биредәге "кайнар линия" номера буенча хәбәр итәргә мөмкин: 8(8553) 45-50-09 яки "Халык контроле" хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.
атарстанга давыл якынлаша
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты. Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә. Бүген, 29 майда, көндез һәм кичен республикада урыны белән яшен һәм давыллы җил чыгу ихтимал.
Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитә. Аерым районнарда яшенле яңгыр явачак.
МЧС барыбызны да сак һәм игътибарлы булырга чакыра.
Чараны "Стиль и совершенство" журналы оештыра. Чара 1 июнь көнне сәг.12.00 ял паркында узачак.
Яр Чаллының «Саулык» лагеренда үтүче «Куркынычсыз тәгәрмәч» республика акциясендә катнашучы район этабында җиңү яулаган балалар әлеге ярышларда юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен, медицина ягыннан белемнәрен сынадылар, велосипедта фигуралы йөреп күрсәттеләр.
Нәтиҗәдә призлы урыннар яуланды.
3 июньдә шәһәрнең 8 мәйданында төрле чаралар узачак.