Татарстанда давыл чыгу куркынычы турында хәбәр игълан ителде

2017 елның 30 мае, сишәмбе

атарстанга давыл якынлаша

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты. Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә. Бүген, 29 майда, көндез һәм кичен республикада урыны белән яшен һәм давыллы җил чыгу ихтимал.

Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитә. Аерым районнарда яшенле яңгыр явачак.

МЧС барыбызны да сак һәм игътибарлы булырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International