29 майдан 9 июнгә кадәр Мәскәүдә XIV «Мәскәү дусларын каршы ала" халыкара масштаблы фестиваль дәвам итәчәк. Анда Әлмәтнең "Мириданс" ансамбле дә чыгыш ясаячак. Әлмәтлеләр ансамбльгә теләктәшлек белдереп калалар һәм уңышлар телиләр.
Әлмәт шәһәрендәге "Tennis City" спорт комплексында теннис буенча район башлыгы Кубогына ярышлар башланды.
Ил чемпионатлары белән беррәттән Россия теннисы календарендагы мөһим спорт чараларының берсе саналган әлеге турнирда 60тан артык россияле катнаша.
«РусРегионИнформ» баш интерент-портал китапханәчеләрне үзара хезмәттәшлеккә чакыра.
1 июньдә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина балаларның хокукларын һәм законлы интересларын яклау мәсьәләләре буенча кабул итү үткәрә.Кабул итү Казанда, Павлюхин урамы 57 нче йортта узачак.
Хөрмәтле әлмәтлеләр!
«Көнбатыш капка», «Яшьлек», «Дуслык» микрорайоннарыннан халыкны үзәк урамнарга йөртү максатында 05 июннән 9 нчы маршрут хәрәкәтенә үзгәрешләр кертелә.
Республикада “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы башланды.Әлеге акция кысаларында балалар һәм үсмерләрнең наркотик куллануын кисәтүгә юнәлтелгән проектлар тормышка ашырылачак. Ай дәвамында белем бирү йортларына наркотик куллануга каршы юнәлдерелгән федераль һәм республика програмалары кертеләчәк, халык күп йөргән урыннарга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган материаллар урнаштырылачак.
Киңәшмәдә экологик икеайлыкка нәтиҗә ясалды һәм мәктәп укучыларын йөзү күнекмәләренә өйрәтү турында сүз алып барылды. Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин уздырды.
Аларны 26 майда шәһәр паркында игълан иттеләр. Бәйгедә барлыгы 19 мәктәп катнашты, шуларның 15 е финалга барып җитте. Аңа кадәр белем йортлары видеороликлар төшерүдә, фото-флешмобта, экологик акцияләрдә катнашып, үзара ярышкан иде. Парк сәхнәсендә исә командалар үзләрен тәкъдир итте, капитаннар зирәклекләрен күрсәтте, бию флешмобында ярышты. Нәтиҗәдә I нче урынга 7 нче мәктәп лаек булды. 1 нче һәм Түбән Мактаманың 2 нче мәктәпләре II-III урыннарны бүлеште.
Шуны билгеләп узарга кирәк, Әлмәт табиблары әлеге тикшерүләрне түләүсез уздыралар. Чираттагы тикшерү 26 сы көнне узды.
Старт буласы Ленин мәйданы вакыт иртә булуга да карамастан, велосипедчылар белән шыгрым тулы иде инде.
Өлкәннәр дә, яшьләр, укучылар, балалар да җыелган. Хәтта башка төбәкләрдән килүчеләр дә бар булып чыкты. Велопарад башланганчы төрле шоу-чаралар тәкъдим ителде. Мәскәүнең "Титан" велоклубы триал-шоу һәм мастер-класслар күрсәтте. Аннан бергәләп “Яшел фитнес” инструкторлары физик күнегүләр ясатты.