Әлмәт район хастаханәсе җитәкчелеге, профсоюз һәм яшьләр комитетлары балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе белән бергә Балаларны саклау көне алдыннан медицина учреждениесе хезмәткәрләренең балалары өчен бәйрәм оештырдылар. Балаларның саф һавада уйнарга һәм төрле конкурсларда катнашырга, якынрак танышырга мөмкинлекләре туды.