14 июньдә бөтен дөньяда иҗтимагый мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара донорлар көне билгеләнеп үтелә. Бу Көн, беренче чиратта, донорларның үзләренә - бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең сәламәтлеге һәм гомере өчен үз каннарын бушлай тапшыручы кешеләргә багышланган.
Шәһәребезнең меңләгән кешеләре кан бүләк итүче кешеләргә үз гомерләре белән бурычлы. Донор каны бала табучы хатыннарга, гемофилия, лейкозлар, онкология, хирургия авырулары һәм бүтән күп авырулар белән авыручыларга кирәк.
Һәм, мөгаен, заманча медицина ярдәменең бер төре дә кан бирү кебек халык булышуы мохтаҗлыгына ия түгел. Кешедән башка донор канының бүтән чыганагы юк.