Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" мәдәният сараенда традицион тантана узды.
17 март көнне Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениелары һәм аларның хезмәткәрләре тарафыннан акчалата бүләк алуга сайлау этабын уздырды. Әлмәт муниципаль районы мәдәният идарәсе 6 гариза җибәрде.
Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.
Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү (МСП Корпорациясе) федераль корпорациясе директорлары советы Татарстан Республикасын ташламалы җиһаз лизингын тормышка ашыру буенча сайлап алу конкурсында җиңүче итеп игълан итте.
Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсендә "Имгәнүләрне һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларны профилактикалау " компьютер дизайны плакатлары смотр-конкурсының беренче туры узды. Бу чараны ТР сәламәтлек саклау министрлыгы игълан итте.
338 миллиард – шулкадәр язма #FollowMe хештегы белән Instagram социал челтәрендә бастырылган. Тәрҗемә – СледуйЗаМной. "Яшел Фитнес" проекты да бу хештегны читләтеп узмаган.
Бизнес үсешенә финанс яктан ярдәм алырга һәр теләгән кеше 37-08-04 яки 8-917-911-44-44 телефоны буенча башкарма комитетның эшмәкәрлекне үстерү секторына шалтырата ала.
2017 елның 14 июнендә Әлмәт шәһәре мәшьгульлек үзәгендә Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге катнашуы белән "Эшкә алучы көне" үтте.
Бүген Социалистик Хезмәт Герое Дамир Нурутдинов 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әлеге хөрмәтле юбилее белән аны район башлыгы Айрат Хәйруллин да котлады.
«Татнефть» компаниясе Санкт-Петербургтан «Странствующие куклы господина Пэжо» театры белән берлектә «Әлмәттә урам театрлары» проектын тормышка ашыра. Әлеге проектның максаты - урам сәнгате буенча үзебезнең коллективны булдыру. 15 июньнән дөньякүләм танылган артист, урам сәнгате өлкәсендәге күренекле профессионал – аргентиналы Loco Bruscaдан мастер-класслар башланып китә.