Әлмәт шәһәренең автомобиль юллары идарәсе квартал эчендәге территорияләрндә ремонт эшләрен башлаган. Әйтергә кирәк, бу юнәлештә республика бюджетыннан 50,0 млн.сум акча каралган. Бүгенге көндә ремонт эшләре Чернышевский 33, К.Цеткин 36 урамнарында алып барыла. Гомуми планлаштырылган эшләрдән 30 проценты инде башкарылган.
1 июльдә ГАҖ "Татнефть" ярдәмендә Әлмәт шәһәренең Татарстан нефтенең 60 еллыгы паркында "Hi, Future" дип исемләнгән киләчәк технологияләр паркының күргәзмәсе узачак.
Узган ел белән чагыштырганда, уртача балл 1 балга арткан. Һәм якынча ул 47,1 балл тәшкил итте. Барлыгы профильле математика буенча ЕГЭда якынча 391 мең кеше катнашты.
15 июнь көнне Әлмәт шәһәренең 45 нче санлы "Космос" балалар бакчасында "Космоста фитнес " спорт программасы ачылды. Бу чара җәйге сәламәтләндерү чоры дәвамында һәр атна саен пәнҗешәмбе үткәреләчәк.
19 июнь көнне балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясенең җаваплы секретаре И.Х. Гарифуллина белән бергә Татарстан Республикасындагы балаларның хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г.Л. Удачина катнашуы белән балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү узачак.
Норвегия башкаласы Ослода халыкара тел һәм мәдәният фестивале үтте, анда дөньяның 50 иленнән ансамбльләр һәм иҗади берләшмәләр чакырылган иде. Нефть башкаласыннан "Зиләнт" музыкаль ансамбле фестивальгә Татарстан Республикасының гына түгел, ә бөтен Россиянең вәкиле булып килде.
15 июнь көнне планетабызда Бөтендөнья җил көне (Global Wind Day) билгеләп үтелә. Аурупа җил энергетикасы асоциациясе һәм Бөтендөнья җил энергиясе буенча советы беренче карашка шулкадәр гадәти булмаган бәйрәмне оештырдылар.
Бүгенге көндә транспорт чараларын техник яктан тикшерү 2011 елның 1 июлендә теркәлгән Федераль законы буенча шушы закон нигезендә аккредитация узган техник тикшерү операторлары тарафыннан алып барыла.
22 июньдә әлмәтлеләр «Свеча памяти» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылачак. Бу көнне һәркем кулына шәм тотып Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлеген яңартачак.
Иртәгә, 16 нчы июнь көнне Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы сакланачак. ТР Гидрометцентры мәгълүмәтләре буенча яңгыр явуы ихтимал, урыны белән көчле җил. Аерым районнарда яшен, төнлә томан, көндез урыны белән боз.