22 июньдә әлмәтлеләр «Свеча памяти» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылачак. Бу көнне һәркем кулына шәм тотып Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлеген яңартачак.
Шулай ук өйләрдә дә Хәтер көненә кушылу билгесе буларак шәм кабызырга мөмкин. «Свеча памяти» Бөтенроссия патриотик акциясе безнең якты бүгенгебез һәм матур киләчәгебез, тыныч күк йөзе өчен шәһит киткәннәрне искә алу һәм хәтеребездә саклау максатын күздә тотып үткәрелә. Акция 21:10 сәгатьтә башлана иртәнге 4:00 хәтле барачак.