Бүгенге көндә транспорт чараларын техник яктан тикшерү 2011 елның 1 июлендә теркәлгән Федераль законы буенча шушы закон нигезендә аккредитация узган техник тикшерү операторлары тарафыннан алып барыла.
Кызганычка каршы, хәзерге вакытта техник тикшерү өлкәсендә мошенниклар схемалары киң таралган, аерым алганда, техник тикшерү операторлары чында транспорт чараларын тикшермичә, диагностика карталарын (ДК) тапшыру. Мәсәлән, Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районында Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсендә, Владимир өлкәсендә, Ставрополь краенда, ТР Бөгелмә районында һәм башка өлкәләрдә урнашкан аккредитация узган операторларның исемнәрен хаксыз кулланалар.
Шуңа күрә автомобиль йөртүчеләргә, техник тикшерү узганда, үзләренең районнарында урнашкан һәм аккредитация узган легаль техник тикшерү операторларын сайларга кирәк.