Норвегия башкаласы Ослода халыкара тел һәм мәдәният фестивале үтте, анда дөньяның 50 иленнән ансамбльләр һәм иҗади берләшмәләр чакырылган иде. Нефть башкаласыннан "Зиләнт" музыкаль ансамбле фестивальгә Татарстан Республикасының гына түгел, ә бөтен Россиянең вәкиле булып килде.
Норвегиялеләр һәр ел саен «Sprak og kultur» фестивален уздыралар, төрле милләт һәм мәдәният кешеләрен чакыралар. Фестивальдә һиндларның гаҗәеп биюләрен күрергә, Азәрбайҗан музыкаль коралында - тарада уенны ишетергә, сириялеләр берничә гасыр элек ниниди кием киеп йөргәнен белә һәм аларның милли ашларын авыз итеп булды.