15 июнь көнне Әлмәт шәһәренең 45 нче санлы "Космос" балалар бакчасында "Космоста фитнес " спорт программасы ачылды. Бу чара җәйге сәламәтләндерү чоры дәвамында һәр атна саен пәнҗешәмбе үткәреләчәк.
Әлеге чарада балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм тәрбияләнүчеләре катнашып, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.